«Яңа Чишмә ТКХ КҖП» МУП техник тикшерү уздырылды

2025 елның 20 июне, җомга

Агымдагы елның 20 июнендә «Яңа Чишмә ТКХ КҖП» предприятиесендә әлеге оешма файдалана торган тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник тикшерү уздырылды.

Барлыгы 6 бер. техника әзерлек рәтенә куелган иде. Профилактик әңгәмә уздырганнан соң һәм республика буенча булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында аналитик мәгълүмат җиткергәннән соң, техник тикшерү үткәрелде, аның барышында машиналарның техник торышы, тышкы яктырткычлар, теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык машиналар да техник тикшерү узу турында таныклык алачак.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International