20 июньдә Биектау районының Әлдермеш авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник тикшерү уздырылды. Техник тикшерү барышында эксплуатация вакытында куркынычсызлыкка йогынты ясаучы төп параметрлар тикшерелде: беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары, номерлы агрегатларның туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуы каралды.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Үткән техник тикшерүләр техник карау узу турында таныклык алачак.
Айрат Хаҗиәхмәтов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге инспекторы.
.jpg)