Актаныш технология техникумында имтиханнар узды

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2025 елның 19 июнендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча 132 А төркемендә В,С,Д,Е,F категорияләре буенча чыгарылыш укучылары арасында кабат имтиханнар үткәрелде. Заявка биргән 12 кандидатның 11е теоретик өлешне уңышлы тапшырды. Аерым категорияләр буенча 5 укучы барлык этапларны да үтмәде. Өстәмә рәвештә бер атнадан тагын имтихан оештырылачак.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International