Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында профилактик чаралар

2025 елның 20 июне, җомга

Агымдагы елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарның техник торышы һәм эксплуатацияләү өлкәсендә закон таләпләрен бозуларны кисәтү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелде.

Тикшерүнең максаты – хокук бозуларны профилактикалау. Рейд үткәргәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук аларны файдалануга кертүгә рөхсәт булу-булмавы тикшерелә.

Рейд барышында 7 берәмлек техника тикшерелде һәм ачыкланган хокук бозулар буенча 2 административ материал төзелде.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International