Алексеевск муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд

2025 елның 20 июне, җомга

2025 елның 19 июнендә Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Ә.Г.Тукмаков һәм ЮХИДИ башлыгы Р.И.Шакиров, юл-патруль хезмәте инспекторы И.Р.Хәсәнов катнашында уртак профилактик рейд үткәрелде. Түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде: дәүләт номеры, теркәү турында таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы, ел саен уздырыла торган техник тикшерүне узу турында, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында техникадан имин файдалану мәсьәләләре каралды, куркынычсызлык техникасы һәм эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Күчмә рейдлар вакытында 10нан артык үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде, хокук бозулар ачыкланмады.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International