2025 елның 19 июнендә, чаралар планы нигезендә, Теләче муниципаль районында ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан уртак рейды үткәрелде. Рейдта Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Л.Т.Кыямов катнашты.
Рейд вакытында 14 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде. Түбәндәге хокук бозулар буенча 5 карар төзелде: теркәү документыннан башка, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка һәм техник караудан башка үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.