Уртак профилактик чаралар

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә атна саен профилактик чаралар үткәрәләр. Аларның максаты муниципаль район территориясендә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә закон таләпләрен бозуны кисәтү. Агымдагы айда 14 бер. техника тикшерелде һәм имин эксплуатация буенча әңгәмәләр үткәрелде. 2 очракта техник тикшерү узу кагыйдәләрен бозу ачыкланды.

Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүнең барлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International