Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә имтиханнар булып узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 июнендә «Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУ базасында В,С,D,E,F категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алу өчен квалификация имтиханнары узды.

Имтиханга 17 студент кертелде, аларның 5 се канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алды һәм 7 көннән имтиханнарны кабат тапшырачак. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International