Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров үткәрде.

Кабул итү барышында  транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, укыту һәм бирү мәсьәләләре каралды.

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакторы белән очрашканда тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын имин эксплуатацияләү буенча таләпләр, теркәү һәм техник карау сроклары җиткерелде. Шулай ук тракторчы-машинистларны укыту мәсьәләләре дә каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, шулай ук дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат та җиткерелде.

 

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International