Биектау муниципаль районының Алат авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бу елның 19 июнендә Биектау районының Алат авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 20 берәмлек техника каралды.  Чара үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару кирәк-яраклары һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде.

Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International