Кайбыч муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд уздырылды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарның техник торышы һәм эксплуатацияләү өлкәсендә закон таләпләрен бозуларны кисәтү буенча ЮХИДИ белән берлектә рейд үткәрелде.

Тикшерүнең максаты – хокук бозуларны профилактикалау. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.

Рейд барышында 7 берәмлек техника тикшерелде һәм ачыкланган хокук бозулар буенча 3 административ материал төзелде.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International