Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә рейд узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 18 июнендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. Рейд үткәргәндә тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, шулай ук аларны файдалануга кертүгә рөхсәт булу-булмавы тикшерелә. Барлыгы 6 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча транспорт чарасын йөртүчегә 2 карар төзелде.

 

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International