Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 18 июнендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В,С,Д,Е,F» категорияләрендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Чарада Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары А.Г. Тукмаков һәм С.М.Дудин катнашты.

Имтиханга гариза биргән 52 дәгъвачының 29ы килгән иде. Сынаулар нәтиҗәләре буенча:

- имтиханның барлык этапларын да 14 кеше уңышлы үтте;

- имтиханны 15 кеше тапшыра алмады;

- 23 кеше килмәде.

Теоретик имтиханны тапшыра алмаучылар 7 көннән соң кабат тапшырачак. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.

Барлык катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде һәм имтиханнарны яңадан тапшыруга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International