Районнарда ЮХИДИ һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уртак чаралары дәвам итә. 18 июньдә Әтнә районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейд үткәрелде. Рейд барышында 9 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча РФ КоАП 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында 2 карар чыгарылды.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.