Сарман аграр көллиятендә имтихан узды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 11,13 июнендә «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыкларын алу хокукына имтиханнар узды.  Уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер классында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтихан тапшырырга тиешле 32 укучының 28е имтиханда катнашты.  Гомуми саннан 7 кеше теоретик өлешне, 8 укучы практик өлешне тапшыра алмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International