Агымдагы елның 18 июнендә Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең уртак профилактик рейды үткәрелде. Дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы, еллык техник тикшерүне узу турында таныклык, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Күчмә рейдлар вакытында 8 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылмалар тикшерелде, "Эксплуатация кагыйдәләрен бозу" 9.3 ст. буенча хокук бозулар ачыкланды. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 2 карар чыгарылды һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. нигезендә штрафлар билгеләнде.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.