Бүген, 2025 елның 18 июнендә, чаралар планы нигезендә, Лаеш муниципаль районында ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең уртак рейды уздырылды. Рейдта Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Р.Ф. Закиров катнашты.
Рейд вакытында 16 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле техника тикшерелде. Техник карау узмаган һәм үзе белән мәҗбүри иминият полисы булмаган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча 4 карар төзелде.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.