Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен җитештерү практикасы башлана.
2025 елның 18 июненнән 15 июленә кадәр аграр секторның булачак белгечләре үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы имин эксплуатацияләү өчен җаваплы ведомство эшчәнлеге белән танышу өчен уникаль мөмкинлек алачак.
Тәҗрибәле инспекторлар җитәкчелегендә практикантлар машиналарның һәм җиһазларның техник торышын тикшерүдә катнашачаклар, техниканы теркәү процедураларын өйрәнәчәкләр, шулай ук үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүдә куркынычсызлыкны контрольдә тотуның заманча ысуллары белән танышачаклар.
Практика тәмамлангач, студентлар башкарылган эшләр һәм алган белемнәре турында хисаплар әзерләячәкләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов студентлар белән үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрде һәм практика узганда үгет-нәсыйхәт сүзләре бирде.