Бу елның 18 июнендә Биектау районының Дөбъяз авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 32 берәмлек техника каралды. Чара үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару кирәк-яраклары һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде.
Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.