Бу елның 17 июнендә Биектау районының Олы Кавал авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 30 берәмлек техника каралды. Чара үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару кирәк-яраклары һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде.
Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.