2025 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу, техниканың төрле модификацияләре буенча квалификация бирү шартлары өлешендә тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гомуми файдаланудагы юлларда габаритсыз техника хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе дә каралды.
Аннары район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу оештырылды. Техника хуҗаларына тракторлардан һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарыннан имин файдалану таләпләре җиткерелде.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.