Агымдагы елның 11 июнендә, расланган график нигезендә, еллык дәүләт техник каравына «Татнефть» ГАҖ, «Татспецтранспорт» ИК ҖЧҖ (Азнакай УТТ), «Татнефть-Актив» ҖЧҖ үзләренең тракторларын һәм юл-төзелеш машиналарын тәкъдим иттеләр. Техник карау өчен барлыгы 65 трактор, юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителде.
Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышы каралды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Элеккеге еллардагы кебек үк, техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, тракторчылар өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук индивидуаль һәм янгынга каршы саклану чаралары белән комплектланган. Тракторчылар машиналарга тиешле таныклыкларга һәм техник документациягә ия.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.