Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында шәхси затларда булган үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник яктан карау

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Бу елның 16 июнендә Биектау районының Айбаш авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 15 берәмлек техника каралды.  Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International