Чүпрәле муниципаль районының Зур Чынлы авыл җирлегендә физик затларда булган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан карау

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан, расланган график нигезендә, 11 июньдә Зур Чынлы авыл җирлегендә шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрелде. Барлыгы 37 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителгән иде, 33 берәмлек техника аны уңышлы узды.  

Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды.  Шулай ук терлек азыгы әзерләгәндә тагылмалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International