Агымдагы елның 11 июнендә, «Трактор» операциясе кысаларында, Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара районы буенча бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев һәм полициянең өлкән лейтенанты С.З.Баймиев уртак рейд үткәрделәр.
Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.
Күчмә рейдлар вакытында 10нан артык үзйөрешле машина һәм тагылма каралды. Җитешсезлекләргә юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 5 карар чыгарылды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.