Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд узды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 11 июнендә, эш графигы нигезендә, Зеленодольск муниципаль районында Татарстан Республикасы ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелегенең уртак профилактик рейды үткәрелде.

Эксплуатацияләү чорында 17 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле машиналар тикшерелде, "Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" 9.3 статьясы һәм "Үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен бозу" 19.22 статьясының 1 өлеше буенча хокук бозулар ачыкланды. 6 карар чыгарылды һәм РФ КоАП нигезендә штрафлар билгеләнде.

Ачыкланган төп бозулар, болар – үзйөрешле машиналарны техник тикшерү уздырмыйча, теркәү документларыннан башка һәм транспорт чарасының әлеге төре белән идарә итү хокукына таныклыксыз эксплуатацияләү.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International