Спас муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак рейд узды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

2025 елның 11 июнендә Спас муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар эксплуатациясен тикшерү буенча рейд узды. Рейд барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, 5 берәмлеге кагыйдәләрне бозып файдаланыла иде, нәтиҗәдә әлеге техникалар механизаторларына административ беркетмәләр төзелде.

 

Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International