Биектау муниципаль районында шәхси затлардагы үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник яктан тикшерү дәвам итә

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 11 июнендә Биектау районының Бәрле, Олыяз, Шуман авылларында физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 15 берәмлек техника каралды.  Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.

Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International