Районда шәхси секторда тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү эшләре төгәлләнде. Тикшерүгә 1237 берәмлек тапшырылды, 1000гә якыны – каоалды, 680 берәмлегенә техник карау узу турында таныклык биреп, техник карауны уңышлы узды, бу теркәлгән техниканың 55% өлешен тәшкил итә. Шулай ук профилактик рейдлар дәвам итә, алар барышында 14 берәмлек техника тикшерелде һәм 9.3 статья буенча ачыкланган хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.