Әтнә муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак профилактика чаралары

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өлкәсендәге хокук бозуларны булдырмау максатыннан, агымдагы елның 10 июнендә Әтнә районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде.  Гомуми файдаланудагы юлларда тракторлар һәм тагылмалар тикшерелде. Төп игътибар механизаторларның таныклыклары, техникага документлары булуга, машиналарның һәм тагылмаларның төзеклегенә, шулай ук техник карауны узган-узмаган булуына бирелде. 10 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча РФ КоАП 9.3 ст. нигезендә 3 карар чыгарылды.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International