Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан эксплуатацияләү вакытында үзйөрешле машиналарның һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде. Тикшерүнең максаты – хокук бозуларны профилактикалау. Үзйөрешле машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланучы затларның тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары һәм техникага техник тикшерү узу турында таныклыклары һәм үзйөрешле машиналардан имин файдалануның башка таләпләре тикшерелә. 6 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 3 карар чыгарылды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.