Кукмара металл савыт-саба заводында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Агымдагы елның 10 июнендә «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Техник карауга 10 берәмлек техника китерелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 10 таныклык бирелде. 

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International