2025 елның 10 июнендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы һәм Биектау районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейды үткәрде.
Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. 7 административ материал төзелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.