Арча шәһәрендә «Сабантуй» бәйрәме узды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

2025 елның 7 июнендә Арча шәһәрендә татар халкының яраткан милли бәйрәме «Сабантуй» узды. Барлык традицион конкурслар һәм уеннар белән бер рәттә аттракционнарда күңел ачулар да оештырылды. Йошкар-Ола, Воронеж һәм Арча эшкуарлары тарафыннан 9 аттракцион куелган иде, алар бәйрәм алдыннан ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәү уздылар. Аларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла. Аҗаганнар һәм һава белән тутырылган таулар балалар һәм аларның ата-аналары өчен төп күңел ачу чарасы булып тора.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International