ТР Арча муниципаль районының «РиАл-Авто» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә имтиханнар узды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Арча районының «РиАл-Авто» ҖЧҖендә 2025 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге белән берлектә А1, В, С, D, Е категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары уздырылды. Имтиханнарга 29 укучы кертелде, 9 кеше канәгатьләнерлек булмаган билге алды һәм 7 көннән имтиханнарны кабат тапшырачаклар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International