Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында Лениногорск районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Катнашучылар 2025 елның 4 аендагы эшкә йомгак ясадылар, актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм аварияләрне киметү буенча чаралар билгеләделәр.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илнур Наил улы Галимов тракторларга, юл-төзелеш, авыл хуҗалыгы техникасына, кар машиналарына, квадроциклларга һәм башка транспорт чараларына күзәтчелек итү эшләре турында сөйләде. Чыгышында ул авыл җирлекләрендә хосусый хуҗаларның үзйөрешле машиналарына техник тикшерү уздыруга анализ ясалды һәм бу мәсьәлә буенча урыннарда активлаштыру турында тәкъдимнәр бирелде. Мототехника һәм квадроцикллар кулланганда балаларда имгәнүләр һәм үлем очраклары ешаю сәбәпле, шәһәр һәм район уку йортларында «Куркынычсызлык дәресләре» үткәрелүе турында да мәгълүмат бирелде. Агымдагы елның 4 аенда административ һәм профилактик эшләр башкару эше характерланды. Районның дәүләт техник күзәтчелек хезмәте алдына алдагы чорга куелган максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.