«Сабантуй — 2025» бәйрәмендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарының үтәлешен тәэмин итү максатларында Теләче муниципаль районында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Р.Баев эксплуатантлар белән аттракционнарны эшләткәндә хокук бозуларны булдырмау, техник торышка карата таләпләрнең үтәлеше турында әңгәмә үткәрде, шулай ук аттракционнардан куркынычсыз файдалану турындагы таләпләр һәм килүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында да аңлатылды. Һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.