Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 4 июнендә Яңасала авыл җирлегендә, Яңасала, Айван авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник яктан карау уздырылды. Тикшерү барышында 27 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.