Казан шәһәре территориясендә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм алардан файдалану өлкәсендә законнар таләпләрен бозуларны кисәтү чараларын үткәрү

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, Казан шәһәре территориясендә үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә закон таләпләрен бозуларны кисәтү буенча күчмә чара уздырды.

Чараны уздырганда транспортның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле машина хуҗаларына һәм йөртүчеләргә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен бозган өчен, транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган затларга транспорт чаралары белән идарә иткән өчен, шулай ук техник карау узмаган техникадан файдаланган өчен административ җәза турында искә төшерделәр һәм адымлы инструкцияләр күрсәтелгән белешмәләр тапшырдылар.

 

Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International