Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Сабантуй - 2025» бәйрәмендә «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарының үтәлешен тәэмин итү максатларында Биектау районында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов аттракционнарда эшләгәндә эксплуатантлар белән хокук бозуларны булдырмау турында әңгәмә үткәрде, аттракционнардан куркынычсыз файдалану таләпләре һәм килүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук ил буенча булган һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.