Агымдагы елның 3 июнендә «Закирова Л.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы кырында гадәттәгечә «Иң яхшы сабанчы-2025» конкурсы узды. Чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Район хуҗалыкларыннан барлыгы 12 механизатор җәлеп ителде. Конкурс барышында тракторларның һәм сабаннарның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыгы, техниканың янгын сүндерү чаралары белән комплектлануы тикшерелде. Аннан соң конкурсантлар сөрү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Сабанчылар арасында һөнәри осталык конкурсы безнең районда инде унөченче ел рәттән үткәрелә. Бу чара тәҗрибә уртаклашуга, белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында команда рухын ныгытуга ярдәм итә торган мөһим традициягә әверелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.