Балык Бистәсе муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналар (тракторлар) һәм аларга тагылмаларны техник яктан карау буенча чаралар үткәрелә.
Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләрен ачыклау.
Бүген, 2025 елның 2 июнендә, Балтач, Ямаш һәм Күки авылларында техник караулар үткәрелде. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.