2025 елның 2 июнендә «Казаноргсинтез» ГАҖдә ел саен үткәрелә торган үзйөрешле техникага техник яктан карау уздырылды. Техник тикшерүгә 25 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 20 берәмлек техника эксплуатациягә кертелде һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. 5 бер. техника ремонтланырга тиеш.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.