Аксубай муниципаль районының авыл җирлекләрендә, дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең расланган эш планы нигезендә, 5 майдан 31 майга кадәр физик затлар техникасына ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Саурыш, Урмандәй, Карасу һәм Илтерәк авыл җирлекләрендә техниканы тикшерүгә тәкъдим итү буенча активлык югары булды.
Нигездә тракторларның һәм тагылмаларның сыйфатлы әзерлектә булуын билгеләп үтәргә мөмкин. Һәр җирлектә техник карау нәтиҗәләре буенча техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә кагылышлы аңлату эшләре алып барылды. Техниканы теге яки бу сәбәпләр аркасында күрсәтә алмаган хуҗалар белән эш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.