Алексеевск муниципаль районында «Кыңгырау чыңы» чарасында аттракционнарны теркәү

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

2025 елның 31 маенда Алексеевск муниципаль районында «Кыңгырау чыңы» Бөтенроссия чарасы узды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 2025 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр чарада RB-2 һәм RB-4  караган «МН-А005», «Тарзанка», «МН-А016», «Ледник» батутлары вакытлыча теркәүгә алынды.

Эксплуатантлар белән аттракционнар эшендә хокук бозуларга юл куймау турында әңгәмә үткәрелде, ил буенча булган һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, балаларның имгәнүенә юл куймау турында инструктаж үткәрелде.

Вакытлыча теркәлергә тиешле 10 аттракцион тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча аттракционнарны карауның 10 акты төзелде, ачыкланган җитешсезлекләр урында ук төзәтелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International