Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан бу елның 26 маенда Үби авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. 36 берәмлек техника карау өчен тәкъдим ителгән иде, 32 берәмлек техник карауны уңышлы узды.
28 майда Иске Шәйморза авыл җирлегенең шәхси хуҗалары тракторлар һәм аларга тагылмаларны тәкъдим иттеләр, 19 берәмлек техника тәкъдим ителде, 18 берәмлеге техник карауны уңышлы узды.
29 майда «Государев Амбар» ҖЧҖ 13 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылманы техник карау өчен тәкъдим итте, 11 берәмлек техник карауны уңышлы узды.
Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук терлек азыгы әзерләгәндә тагылмалы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.