ТР Арча муниципаль районында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә

2025 елның 30 мае, җомга

Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 29 маенда Арча муниципаль районының  Яңа Кенәр авыл җирлегендә, Яңа Кенәр, Сөрде һәм Шурабаш авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник яктан карау узды. Тикшерү барышында 93 бер. техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә.

Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International