Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарын үтәүне тәэмин итү максатыннан, Актаныш районында «Сабантуй 2025» бәйрәмендә барлык эшкуарларга районның рәсми сайты аша дәүләт техник күзәтчелегенең җирле бүлегендә теркәлү үткәрү кирәклеге турында хәбәр ителде. Җирле «Актаныш-информ» порталы аша аттракционнардан имин файдалану таләпләрен һәм килүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату буенча туры эфир оештырылды. Шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү шартларының үтәлешен күзәтү буенча контроль сәфәрләр дә планлаштырыла.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.