Азнакай муниципаль районында профилактик рейд узды

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 29 маенда Азнакай районында үзйөрешле техниканы куллану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд үткәрелде. Рейд барышында 10 берәмлек техника тикшерелде. Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.  

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International