ТР Арча муниципаль районында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 28 маенда Арча муниципаль районының Утар Аты, Түбән Аты, Кушлавыч һәм Наласа авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды.

Тикшерү барышында 52 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә. Анда катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International